„ҖИҢҮ КӨНЕ ХӘТЕР ҺӘМ КАДЕР КӨНЕ ИКӘНЕН ОНЫТМЫЙК...”

12 Май, 2017 - 09:39

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы районда чын мәгънәсендә ихласлык мохитендә үтте. Яуда кан койган Балтач районы вәкилләренең нибары егерме икесе генә бүген безнең арада. Өлкәннәрнең тиңсез каһарманлыгы белән соклануыбызны дәлилләгәндәй һәр балтачлы ветераннарга майның ягымлы кояшыдай җылы мөгамәләсен күрсәтергә ашыкты. Иңнәренә төшкән имтиханны лаеклы үткән чал ветераннарыбыз моңа берсүзсез лаек. Хәтәр михнәтле вакыт аларны сайлаган. Ә Ватанга биргән антларының тугрылыгы фронт сызыгында сыналган...

Мәйданга җыелган ветераннар һәм абруйлы кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләрне искә алып, „Сагышлы ана” мемориаль комплексына чәчәк гөлләмәләре салды. Яуда батырларча башларын салган якташлар хөрмәтенә коралдан залп бирелде.

Тантана башында Русия гимны яңгырый. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе пионерлары совет солдаты хөрмәтенә шигъри шәлкем тәкъдим итте. Укучыларның чиксез хөрмәтләре йөзеннән өлкән ветераннарга —тере чәчәкләр.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгышын киләсе буын тыныч тормышта яшәсен өчен үзләрен аямаган батырларга чиксез рәхмәтен җиткерүдән башлады. Балтач районы солдатларының батырлыкларын чагылдырган мисалларга, вакыйгаларга, саннарга тукталды, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган ике якташыбыз Үлмәс Шакиров, Габделхәй Сәитов кебек каһарманлыкларын мәңгеләштергән балтачлыларны исемләде. „ Ил тарихында аерым урын алган дата ул — 9нчы май. Җиңү көне бер стенадай, ә аның артында 72 ел элек туп шартлаулары калды. Тик ул әле дә эзсез түгел , аның кайтавазы бүген дә безнең йөрәкләрдә. Сезнең каһарманлык һич онытылмаячак, ә һәммәбезне алга әйдәячәк. Бөек Җиңү белән тәбрикләп, озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек телим,”— дип Илгиз Әхвәс улы ихлас мөнәсәбәтен җиткерде. Туган ягында матур тантанада башкача катнашмаячак ил солдатларын минутлык тынлык белән мәйдандагылар искә алды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Русия Федерациясе халык мәгарифе алдынгысы, Балтач районының Почётлы гражданины Әхнәф Мазһаров үткәннәргә байкау ясады. „ Мондый массакүләм батырлык тарихта булмаган. Бер ил сугышчылары да бу кадәр күпләп дошманга каршы таранга бармаган. 506 экипаж Гастелло батырлыгын кабатлап, янган самолётын дошман гаскәрләре, техникасы өстенә юнәлтте. 595 экипаж — дошман самолётларына, 160 танк экипажы — дошман танкларына, 16 диңгез экипажы фашист корабльләренә таранга барды. Александр Матросовның батырлыгын 470 сугышчы кабатлады. 1206 сугышчы гранаталар белән дошман танкларын шартлатып утны үз өсләренә „чакырып”, һәлак булды. Җиңү көне — хәтер һәм кадер көне ул,”— дип Әхнәф Мазһар улы һәр сан артында кеше язмышы хакында уйланырга чакырды.

Фронтның алгы сызыгындагы солдатларга көч-куәт бирүче, ныклы ярдәм нигезе булдырган тыл эшчәннәренең фидакарьлеге бу бөек көнне якынайткан. Тыл ветераны, районны ике дистә елдан артык җитәкләгән Балтач районының Почётлы гражданины Гафурҗан Фәтхуллинның чыгышы фәһемле булды. 11яшьтән балачак мизгелен үткәндә калдырып, колхоздагы авыр эшне үз иңнәренә алган буын вәкиле буларак, хатирәләре белән уртаклашты ул. Ә алар беркемне дә битараф калдыра алмас. „Иртә яздан кыр эшләрендә, җәен печән әзерләүдә, көзен икмәк уруда, атлар карауда армый-талмый көч салган үсмерләр, чын мәгънәсендә, үз хезмәте белән Бөек Җиңүне якынайтучы булды. Сугыш чоры, җиңү көне гомеребездә һич онытылмас хатирәләр төсендә саклана. Ватаныбыз чәчәк атуын, аяз күк йөзе телим,”— дип Гафурҗан Фәтхинур улы күңелендәгесен ачты. Бөек Җиңү көнендә һәр ветеран уенда истәлекләр яңара. Ә Чуртанлыкүл авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Абзал Фазлыев бу көнне дөньяга килгән. Быел исә ул 90 яшьлек юбилеен билгели. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Абзал Нисап улына ихлас теләкләр юллап котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Балтач районы ветераннары советы рәисе Гали Сәрвәртдинов тарихи документ — Оборона дәүләт комитеты рәисе Иосиф Сталин култамга куйган телеграмманы мәйдандагыларга укып ишеттерде. „Кызыл Армия исеменнән Балтач районы колхозчыларына туганнар сәламе юллыйм. Сезнең хәрби техника җитештерү өчен 3 миллион 125 мең 608 сум җыюыгыз, Кызыл Армия фондына 1000 пот икмәк тапшыругыз, фронтовикларга — бүләкләр, 26нчы завод эшчеләренә авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрүегез зур өлеш. Шуның өчен балтачлыларга рәхмәтлебез.” Җиңүне якынайту өчен балтачлыларның салган өлеше, фидакарь хезмәте бу саннарда ачык чагыла. Җиде дистә елдан артык дәвер үткән. Әмма вакыт тузаны совет солдатының батырлыгын күмә алмый. „Үлемсез полк” акциясе моның ачык дәлиле. 2012нче елда Томск шәһәре телекомпаниясе хезмәткәрләре Сергей Лапенков, Сергей Колотовкин, Игорь Дмитриев башлангычындагы акциягә хәзер чит ил вәкилләре дә кушылды. Балтачлылар бу акциягә 2015нче елдан кушылуы мәгълүм. Быел исә „Үлемсез полк” иң массакүләмлесе булды. Колоннаны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм Бөек Ватан сугышы Герое Үлмәс Шакировның туруны, җиде яшьлек Шамил Каюмов җитәкләде. Район үзәгенең дүрт урамы буенча ата-бабаларының фотосурәтләрен күтәреп, данлап үтте акциядә катнашучылар. Алар үзәк мәйданга чыкканда Рәшит Сабиров башкаруындагы таныш булмаган авылның исемсез биеклегендә башын салган солдат турындагы җыры халыкны тетрәндерде. Нечкә күңеллеләр күз яшьләренә ирек бирде. Мондый ихлас якташлар актив булганда һәлак булган солдатлар беркайчан да онытылмас. Акциягә кушылучылар саны янә артыр гына.

Традиция буенча ватанпәрвәр алмаш үсүен район үзәгендәге мәктәпләр һәм колледж укучылары хәрби киемдә тигез сафта бердәм үтеп күрсәтте. Ә Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре , авыл хуҗалыгы колледжының аш-су осталары бәйрәмдә катнашучыларны солдат боткасыннан авыз иттерде. Спорт ярышларында булачак ил сакчылары сынатмады. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән йөрәк җылысын кушып әзерләгән концерты зур эчтәлекле тамашаларга биргесез иде. Алар үткәннәрне онытмаска, тыныч тормышыбызның кадерен белергә әйдәде сыман.
Рима ВӘЛИЕВА.