РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫ КАРШЫНДА ҖӘМӘГАТЬ СОВЕТЫ ЯҢАДАН ТЕРГЕЗЕЛДЕ

11 Май, 2017 - 16:48

Район үзәге урамнарында кайчан тротуарлар була? Урамнарның ямен җибәрүче кәҗәләрдән арыну юллары бармы? Обелискның тирә-ягын кем төзекләндерергә тиеш? Быел җәй район мәдәният сараенда дискотекалар үтәрме? Район Хакимияте башлыгы каршында җәмәгать советын яңадан тергезү буенча җыелышта шушы һәм башка бихисап халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.

Җәмәгать советының карарлары тәкъдим итү төсендә булачак, әмма, Азамат Мәгъзүмов сүзләре белән әйткәндә, совет халык фикерен, тәкъдимнәрен җыеп тупларга, район тормышын яхшырту максатында яңа башлангычларга этәргеч бирергә бурычлы.

Яңа тергезелгән совет составына элек районда җитәкче булып эшләгән, элек һәм бүген актив тормыш позициясендә, туган җиргә карата патриотик хисләрдә булган шәхесләр кертелгән.

Беренче генә җыелыш булуына карамастан, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев алып барган очрашуда күптән инде хәл итүне сораган, халык күңелен борчыган мәсьәләләр күтәрелде.

Мәсәлән, Клара Локманова Совет урамы торышына, андагы яңа биналарның архитектура ягыннан кимчелекләренә, шәхси оешма һәм кибет алларын төзекләндерү, тазарту, яшелләндерү мәсьәләләренә тукталды.

„Безнең ТВ” каналы журналисты Ләйсән Хаметова максатлы юллама белән медицина университетларына укырга барган студентларның кире кайтып, туган җирләренә хезмәт итү мәсьәләсен күтәрде. Һәр чыгыш ясаучы Хакимият башлыгы соравы буенча үзенең тәкъдимнәрен кертте.

Район Хакимияте башлыгы каршындагы җәмәгать советы рәисе итеп бертавыштан — Рәшит Исламов, секретаре итеп Гөлнара Шәймөхәмәтова сайланды.

Җәмәгать советының беренче утырышы турында мәкаләне гәзитнең алдагы саннарыннан укыгыз.