Татарстанда бүген, урыны белән, кар яуган

11 Май, 2017 - 14:12

Татарстанда бүген, урыны белән, кар яуган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар май аендагы аномаль бу күренеш турында фото һәм видео белән уртаклашалар. Видеода Мамадыш авылы Берсут авылында яшәүчеләр бүгенге иртәне ничек каршылавы сурәтләнгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгына сылтама белән, Баулы районы "Хезмәткә дан" гәзите сайты.