Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев балтачлыларны Җиңү көне белән котлады

9 Май, 2017 - 09:12

Хөрмәтле ветераннар, тыл эшчәннәре, райондашлар!

Сезне Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ихлас күңелдән тәбриклим. Ветераннар күз яшьләре белән каршылаган бу көн ил тарихының якты бер бите булып мәңгегә калачак. Фашизмнан дөньяны азат итүче совет солдатының тиңдәшсез батырлыгын чагылдырган бу көнне 72нче тапкыр данлап каршылыйбыз. Фронтовиклар сугышның бөтен авырлыгын, бөтен михнәтен үз җилкәрендә күтәрделәр, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге чын батырлык үрнәге булды. Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр республика тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Аяз күк йөзенең кадерен белеп көн итеп, иртәгәсенә якты өмет баглап эшләгәндә нәтиҗәләр арытабан да уңышлы булачак.

Гаиләләрегезгә, күңелләрегезгә тынычлык, ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке бәйрәм кәефе, бәхет һәм шатлыклар телим.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз СУБУШЕВ.