"Гүзәл" Кара диңгез буйларына юлланды

9 Май, 2017 - 04:38

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Йосыпова җитәкләгән "Гүзәл" Халык бию ансамбле бүген Кара диңгез буйларына юлланды.

Ансамбль 11-14 май көннәрендә Сочида үтәчәк "Җиңүләр яры-2017" Xалыкара фестиваль-конкурсында катнаша. Биючеләребезгә уңышлы чыгышлар телибез.

"Җиңүләр яры" балалар һәм үсмерләр иҗаты Xалыкара фестиваль-конкурсын Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм "Мин булдырам" мәдәни-мәгариф проекты берлектә оештыра.