Җиңүне көнчыгыш Пруссиядә каршылаган ветеран

5 Май, 2017 - 10:25

Штәнде авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килеп буй җиткергән Назыйф Гайфуллинга унбиш яшь тулган елда Бөек Ватан сугышы башлана. Канлы 1941 елда ук фронтка алынган әтисе Гыйзбулла, 1943 елда батырларча һәлак була. Шул ук елның мартында унҗиде яше тулган Назыйф та хәрби хезмәткә чакырыла. Алкинода өч айлык әзерлек үткәннән соң Украина фронтына җибәрелә. Егет Днепропетровск һәм Харьков өлкәләре территориясендәге Эчке эшләр министрлыгына караган укчылар полкында хезмәт итә.

Ул хезмәт иткән частьләр шушы җирләрне бандеровчылардан тазарта, шулай ук СССРның дәүләт чикләрен саклый.

Райондашыбыз Кёнигсберг шәһәр-крепостен штурмлау операциясендә катнаша, яралана, контузия ала. Бөек Җиңү көнен дә Көнчыгыш Пруссиядә, Кёнигсберг шәһәрендә каршылый.

Җиңү яуланганнан соң да Назыйф Гайфуллин хезмәтен дәвам итә. Биш ел дәвамында Балтыйк республикаларын нацистлардан саклый. 1950нче елда гына туган авылы Штәндегә кайта.

Кайту белән хезмәт эшчәнлеген башлый. Штәнде авыл советында хисапчы, „Дружба” колхозында механизатор була. Хаклы ялга туктаганчы туган колхозында терлекче сыйфатында тырышлык сала.

Мата авылы кызы Җиһания Гафур кызы белән кавышып гаилә кора. Өч бала үстерәләр. Аларны кеше итәләр. Гомере буе сәүдә эшен яратып башкарган иптәше Җиһания белән тормыштан канәгатьләр, балалары, дүрт оныклары, ике туруннары сөенечен кичереп яшиләр.

Бөек Ватан сугышы ветераны Назыйф абый „Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнгән. Шушы ордены һәм „Германияне җиңгән өчен”, „Кыюлык өчен”, „Кёнигсбергны алган өчен” дигән сугышчан бүләкләре һәм бик күп юбилей медальләре чыңлаган костюмын тантаналы чараларга авылдашлары, балалары, оныклары алдында горурлык белән кия.

—Безнең буын кешеләре күргән сугыш ачысын башкача җир йөзендә бер кеше дә татымасын иде! — дип тели чал чәчле ветеран.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.