Легендага тиңләрлек райондашларыбыз

5 Май, 2017 - 10:01

Районыбыз тарихында легендага тиңләрлек кешеләр бар. Шуларның берсе — Мәүлит Фәләхи улы Фәләхиев. Биографиясенә күз салсак, чордашларыныкы белән охшашлыклар да, аермалыклар да күрәбез.

Мәүлит Фәләхиев 1919 елның 23 декабрендә Көндәшле авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында, җиде сыйныфны Чокалы авылында тәмамлый. 1934 елда комсомол сафларына алына. 1936 елда Стәрлетамак шәһәрендәге сәяси-агарту техникумына укырга керә. Аны тәмамлап кайткач туган авылында колхозда, партия район комитеты китапханәсендә эшли.

1939 елның көзендә армия хезмәтенә чакырыла. Ерак Көнчыгышта, Ворошилов-Уссурийск шәһәрендә, аерым танк батальонынның танк бригадасында хезмәт итә. Укчы була. Егеткә „сержант” званиесе бирелә. Танк батальонында укчы була. 1940 елның көзендә Каменск-Рыбалов шәћәрендәге танклар бригадасына бүлек командиры итеп күчерелә. Биредә радистка укый.

1941 елда КПСС сафларына әгъза итеп алына. Шул ук елның октябрендә ул хезмәт иткән танк дивизиясен Ерак Көнчыгыштан Мәскәү янына күчерәләр. Дивизиянең берничә танкы 1941 елның 7 ноябрендә гаскәрләр парадында катнаша. Дивизия беренче алышларны Серпухов, Кашир шәһәрләре янында алып бара. Немецларның Т-40 танкларына каршы Т-26, БТ-7 танкларында алышалар. Якташыбыз дивизия командиры полковник А.Л. Гетман танкында укчы-радист була, дивизия штабының команда пунктын саклый.

112нче танк дивизиясе составында Тула, Калуга, Ржев шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

1942 елның сентябре. Ржев өчен барган алышларда Фәләхиевның танкы утка тотыла, якташыбыз контузия ала, медсанбатта дәвалана. Тиздән аңа „кече лейтенант” званиесе бирелә.

1943 елда 6нчы танк корпусы составында Курск Дугасындагы сугышларда катнаша. Арытабан аны 11нче гвардия танк корпусы итеп үзгәртәләр. М. Фәләхиев аның командирының адъютанты, арытабан автомобиль взводы ћәм ротасы командиры итеп билгеләнә.

Помирания өчен барган алышларда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Днепр өчен барган сугышларда, Польшада алыша, Варшаваны азат итүдә катнаша. Сугышны Берлинда тәмамлый. Сугыштан соң Германиянең Дрездень шәһәрендә, аннары Белоруссия хәрби округында хәзмәт итә.

Өлкән лейтенант М. Фәләхиев 1954 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итүдән туктый. Иске Балтач авылына кайтып Балтач МТСында автомеханик, ДОСААФ район комитеты рәисе, ћөнәрчелек училищесында преподаватель була. 1980 елга кадәр районның гражданнар оборонасы штабы начальнигы вазифасында эшли.

Хаклы ялга туктаганнан соң җәмәгать эшләрендә актив катнаша: районның партия комиссиясе әгъзасы, сугыш ветераннарының район советы рәисе була, хәрби-патриотик эш алып бара.

1997 елның 28 сентябрендә вафат була, Иске Балтач авылында җирләнә.

Нәфис ХӘМӘТНУРОВ.

Көндәшле авылы.