Иванай авылында, Бөек Җиңү көнендә...

5 Май, 2017 - 09:15

Редакциягә иванайлы Юлия Каляева китергән бу фотосурәт моннан 21 ел элек, 1996 елның май аенда төшерелгән.

Фотода Түбән һәм Югары Иванай, Тозлыбин авылларында яшәгән Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл эшчәннәре район вәкилләре белән берлектә Иванай урта мәктәбе йортында истәлекле мизгелдә мәңгеләштерелгән.

Гомер уза. Хөрмәтле ветераннарның да сафлары елдан-ел сирәгәя. Ни кызганыч, бүген бу ветераннарның берсе дә арабызда юк инде... Хезмәт ветераннары, тыл эшчәннәренең дә күпләре ахирәткә күчкән.

Иванай урта мәктәбе директоры, Башкортстанның атказанган укытучысы Иван Баймиев (арткы рәттә сулдан икенче), шул еллардагы „Урожай” күмәк хуҗалыгы рәисе Нәскатъ Абдуллин да (шул ук рәттә уңнан дүртенче) вафат инде...

Килер буыннарга тыныч тормыш яулау хакына кулына корал тотып дошманга каршы көрәшкән, Бөек Җиңү көнен якынайту өчен тылда ару-талу белми көч салган, сугыштан соңгы елларда илне тергезгән әби-бабайлар, безнең көннәрдә тормыш, киләчәк өчен янып яшәгән хөрмәтле җитәкчеләр турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә яши...