Районыбызның төп экологы —“Республика Башкортостан” гәзитенең “Ай кешесе”

4 Май, 2017 - 15:32

Экология елы барышында Тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәлеге әйдәүче белгеч-эксперты Рифат Сафинның хезмәте лаеклы бәһалана. Районыбызның төп экологы “Республика Башкортостан” гәзитенең “Ай кешесе” буларак танылды.

Гәзитнең бүгенге санында “Ай кешесе” суперрубрика астында, аның турында “Сафин чүп-чар арасында нәрсә эзли?” дип аталган мәкалә дөнья күрде.

Республика Башкортостан” гәзите редакциясе ай саен бер шәхесне “Ай кешесе” итеп билгели. Яңа елның беренче аенда “Республика Башкортостан”ның “Ай кешеләре” белән Республика Башлыгы очраша.