Гармун моңын юлдаш иттеләр

4 Май, 2017 - 15:25

Көнтүгеш авылында Бөек Ватан сугышын үткән педагогик хезмәт ветераннары Рәфкать Локманов (рәсемдә — сулда), Муллаян Хәйруллин (уңда), Фазылбәк Хәйдәршиннар (уртада) гомерләре буе җыр-моңга гашыйк кешеләр булдылар. Авылда, район күләмендә үткәрелгән чараларны еллар дәвамында шушы фронтовикларның „Яшь йөрәкләр” ансамбле дә бизәде.

Узган гасырның 1980нче елларында тальянчыларның республика бәйгесендә район данын уңышлы яклап, Казан шәћәреннән лауреат булып кайткан ветераннар — көнтүгешләрнең горурлыгы. Бу кадрда авылдашларны район бәйгесендә чыгыш ясаганнан соң район гәзитенең ул еллардагы фотохәбәрчесе Рәфкать ХӨСӘЕНОВ мәңгеләштергән.

Фронтта да үзләренән калдырмаган гармун моңын гомерләре буе юлдаш итте алар. Репертуарларындагы җырлары да фронт юлларына багышланган, халыкны тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәгән җыр-бию, такмаклардан тора иде.

Бүген арабызда булмасалар да, авыл, район тормышында якты эз калдырган яшь йөрәкле фронтовиклар турында Көнтүгеш халкы күңелендә матур истәлекләр яши.