„Алыштыргысыз шәхесләр иде...”

4 Май, 2017 - 10:20

Нөркә авыл мәдәният йортында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Светлана һәм Кадим Вәлиевларның хәтер кичәсе үтте.

Чараны Вәлиевларның балалары оештырды. Илле елга якын парлы гомер кичерә, алты бала (биш кыз һәм бер малай) тәрбияләп үстерә алар. Дөрес тәрбия алган балалары бүген үз тормышы белән яши, илгә хезмәт итә.

Хәтер кичәсенең май аенда үткәрелүе очраклы түгел. Вәлиевларның Алабуга шәһәрендә яшәүче кызлары Лира Кадим кызы әйтүенчә, 3нче майда әниләренең туган көне булган, ә 5нче май... — әтиләренең ахирәткә күчкән көне...

Шагыйрә күңелле Лира ханым Вәлиди кичәне тулысынча үзе иҗат иткән шигырьләр белән үреп алып барды. „Елап түгел, җырлап, моң белән искә алыйк кадерлеләребезне!” дип зал тулы җыелган авылдашларын, ерак араларны якынайтып кайткан кунакларны, гаилә дусларын, әти-әниләренең хезмәттәшләрен еракта калган истәлекләргә алып керде.

Атылган йолдыз кебек кыска гомерле булсалар да, авыллары Нөркәдә генә түгел, районда, республикада, аннан читтә дә татар һәм башкорт мәдәниятен, фольклорын таныткан, дус һәм фикердәш Вәлиевлар матур эз калдырган шәхесләр.

Үзләренең мәдәнияттә очраклы кешеләр түгеллеген күрсәтер өчен күп көч салырга туры килә аларга. 1964 елда Татарстанның Актаныш районы кызы Светлана Шәйсолтан кызы Нөркә авылында икенче яртысы Кадим Вәлинур улы белән хезмәт юлын башлый. Нечкә билле Светлананы күрер өчен генә авыл кешеләренең кичләрен клубка йөри башлаулары, үзләре дә сизмәстән мәдәният тормышына кереп китүләре турында сагынып та, горурланып та сөйләде, искә алды нөркәлеләр. Авыл сәхнәсендә башкарган беренче җыры „Кәккүк”не тыңлаганнан соң „Сандугач бит бу Светлана! Вәт, җырлый ичмасам!”— дип соклануларын Вәлиевларның олы яшьтәге күршесе Миңнинур Шайбәкова уртаклашты. Хезмәт һәм сәхнә ветераны Бәһия Нуриева Светлана Вәлиевага багышлаган шигырен укып ишеттерде.

Көнне төнгә ялгап эшләгән тырышлыклар, эзләнүләр нәтиҗәсез калмый. Нөркәдә унике парлы бию коллективы, хор коллективы, театр туплана. Район авылларында беренче „Халык театры” исеме дә Нөркәдә яулана.

Вәлиевларның укучысы, бүген Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче мөгаллим Рәфис Шакиров әйтүенчә, Нөркә авылына яктылык, мәдәният алып кайткан Вәлиевларның үз мәктәбе булдырыла. Аны тәмамлаган яшьләр арасында төрле һөнәр кешеләре бар.

Кичәдә горур, дәрәҗәле, зыялы шәхесләр Светлана һәм Кадим Вәлиевларның видеоязмалары тыңланды. Аннары сәхнәгә кыйблалары бер булган парның балалары чыкты. Лира, Алмаз, Эльза, Ләйсән, Гөлназ укыган шигырь юллары тормышның асылы, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итте.

Вәлиевларның оныклары да мәдәниятне якын күрә. Кызлары Гөлназның кызы Ләлә Шайбәкованың моңлы җыры, Яр Чаллыдан кайткан Эльза ханымның кызы Энҗе Әхмәтдинованың синтезаторда уйнавы талантның күчә килүен чагылдырды.

Билгеле шәхесләрне искә алу чарасында зур кунаклар да бар иде.
—Районыбызда мәдәниятне, сәнгатьне, фольклорны үстерүгә көч салган кешеләр күп. Светлана апа белән Кадим абый турындагы истәлекләрне халыкка җиткерү теләгеннән мәгънәле чара оештырган өчен балаларына рәхмәт белдерәм. Киләчәктә безгә мондый эшне дәвам итәргә, традициягә кертергә кирәк, — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Вәлиевлар гаиләсенең якын дусты, курайчы, фольклорчы, РФ һәм БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Юлай Гайнетдинов Вәлиевларны алыштырып булмый торган кешеләр иде дип зурлады. Илле ел элек кулына курай алган, гомере буе озын көйләрне язып барган, өйрәнгән фольклорчы 2002 елда Светлана апа Вәлиева башкаруында „Агым су” җырын ишетеп тетрәнүе турында сөйләде. Актаныш районының Кәмәлек елгасы буендагы Ямалы авылында туып-үскән кыз Светлана Шәйсолтан кызы шушы җырны башкарган бердәнбер авылдаш әбисеннән өйрәнеп кала һәм еллар дәвамында аны халыкка җиткерә.

—Светлана апа бу җырны йөрәге аша үткәреп җырлады һәм күңелдә уелып калды.
Унбиш ел элек Вәлиевлар катнашлыгында шушы авылда „Хазина” тапшыруын әзерләгәндә бу парны ни дәрәҗәдә авылдашлары хөрмәт иткәнен күреп сокландым, — диде мәшһүр курайчы. Нөркәлеләргә, бертуган Вәлиевларга мөрәҗәгать итеп киләчәктә Нөркә җирендә Светлана Вәлиева исемендәге Ачык фольклор фестивале үткәрүне башлап җибәрү тәкъдимен җиткерде.

„Гөлбәзир” Халык фольклор ансамбле чыгышы, 81 яшьлек хезмәт һәм сәхнә ветераны, Светлана апа Вәлиеваның якын дусты Рәүфәнә апа Әхмәтнурова, Рәзидә Әхмәтова башкаруында Светлана апаның яраткан җырлары яңгыравы кичәне тулыландырып җибәрде.

Вәлиевлар турындагы җылы истәлекләрен Ханис Хаҗимов, Гали Сәрвәртдинов, Рәфкатъ Әхкамовлар уртаклашты.

1990нчы еллар уртасында „Гөлбәзир” ансамбле Халык фольклор ансамбле исемен яулады. 1996 елда ансамбль Уфа шәһәренең иң зур мәйданында уңышлы чыгыш ясады һәм Краснокама районы җирендә үткән Халыкара „Дуслык” фестивалендә катнашып Мактау грамоталары алып кайтты. 2006нчы елда Нөркә авылы җирендә үткән республика „Салават җыены”на әзерлек барышында методик рәвештә әзерләп „Шәҗәрә бәйрәме” күрсәтүләре дә фәһемле булды.

—Бу шәхесләребезнең башкарган эшләре халык күңелендә озак саклансын иде, — дигән теләкләрен җиткерде чыгыш ясаучылар.

Балтач җирен данлап, туган, үскән төбәген, Татарстанның Актаныш районындагы Ямалы авылын сагынып яшәгән Светлана ханым. Юлай абый Гайнетдинов әйтүенчә, үзенең тамырларын барлап, шәҗәрәсен төзергә хыялланган, әмма аны тормышка ашыра алмый калган. Балаларына васыять итеп әниләренең хыялын гамәлгә ашырырга чакырды. Ә кичәнең асыл кунагы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның алтын тавышы Филүс Каһировның катнашуы Казаннан кайнар сәлам булып яңгырады.

Моңлы җырчыга кушылып җырларга, дәртләнеп биергә форсат тиде кичә барышында нөркәлеләргә. Казанның виртуоз баянчысы Рөстәм Рәхмәтуллины да таң калып тыңлады залдагылар.

...Кеше китә, истәлекләр кала. Халык күңеленә якты эз салган оста оештыручы, талантлы режиссёр-сценарист Светлана һәм пар канаты Кадим Вәлиевлар калдырган олы мирас ике халыкның мәдәнияте күгендә якты йолдыз булып балкый.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Ханис ХАҖИМОВ, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

—Светлана һәм Кадим Вәлиевлар үз эшләренең чын фанатлары иде. Алар турында күп сөйләргә була. Бер генә мизгелгә тукталып үтәм. 1997нче ел. Республика бәйгесендә катнашырга юлга чыктык. Светлана Вәлиева Иске Ямурза авылына чыгарга тиеш. Үткенче машинага эләгеп килүен көтәбез. Бер мәлне күмәк хуҗалыкның бензин ташуга махсуслашкан машинасының цистернасына тотынып килеп җитте. Уңышлы чыгыш ясап, бәйгенең тугыз грамотасының икесен (!) алып кайттык! Менә нинди кешеләр иде алар!