Сәйтәктә гомумавыл экологик өмә үтте

3 Май, 2017 - 11:48

Төзекләндерү айлыгы кысаларында, Сәйтәктә бүген гомумавыл экологик өмә игълан иттеләр.

Көннең беренче яртысында авылның төзекләндерү таләп ителгән һәр тарафында җанлылык хөкем сөрә иде. Акциягә сәйтәклеләр актив кушылганлыгы күренеп тора.

Сәйтәк урта мәктәбе коллективы уку йорты тирәсен төзекләндерү белән генә чикләнмәде. Кыйгазы елгасы буенда урнашкан „Дуслык бакчасы” терииториясе дә активистлар тырышлыгы белән тәртипкә китерелде.

Бердәмлек нәтиҗәсе бар. Ярты көн эчендә дистәләрчә кубометр калдыкларны, корыган агачларны кисеп, җыеп көнкүреш калдыкларын туплау полигонына урнаштырдылар.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.