Гәзиткә язылып чынаяклар җыелмасы отты

3 Май, 2017 - 09:54

„Балтач таңнары” гәзитенә язылган райондашларыбыз арасында „Атна саен — бүләк” акциясенең беренче тиражында Иске Балтач авылында яшәүче Рәмзия ханым Гыйльмиярова чынаяклар җыелмасы отты.

Гомере буе яраткан басмасыннан аерылмаган райондашыбыз бу юлы „Балтач таңнары” гәзитенә еллыкка язылган.

—Һәр санын көтеп алам, өтеренә кадәр укып чыгам, гәзиттән аерылырга исәбем юк, — дип сөендерде ул безне бүләген кабул иткәндә.

Афәрин, Рәмзия апа! Гел шундый актив булыгыз!

Бүген бүләк откан Түбән Карыш, Магашлы Алмантай авылларында яшәүче абунәчеләребезне паспорт, ИНН кебек документлары белән редакциядә көтеп калабыз.

Әлегә кадәр ниндидер сәбәпләр белән гәзиткә язылуны чигереп килгән, яки язылып та квитанцияләренең күчермәләрен редакциягә китермәгән дусларыбыз да гәзиткә язылып бүләк отып булганын хәтерләрендә яңартсын иде...