"Балтач таңнары" гәзитенә язылып бүләк оттылар

3 Май, 2017 - 09:37

Абүнәчеләребезгә вәгъдә иткәнчә, „Балтач таңнары” гәзитенә язылган райондашларыбыз, якташларыбыз арасында „Атна саен — бүләк” акциясенең беренче тиражы үтте.

Бу юлы бәхет кемнәргә елмайды, дисезме? Өч абунәчебез дә „Балтач таңнары” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштергән. Менә алар: Түбән Карыш авылыннан Света Мөнирова — кувшин белән стаканнар, Иске Балтачтан Рәмзия Гыйльмиярова — чынаяклар җыелмасы, Магашлы Алмантайдан тугры абунәчебез Константин Айдубаев салат савытлары җыелмасы оттылар.

Бүләк ияләрен шатлыклы мизгел кичерүләре белән котлыйбыз, алдагы елларда да басмабыз белән бәйләнештә калуларын телибез.

Әлегә кадәр бәхет елмаймаган абунәчеләребезгә күңел төшенкелегенә бирелергә урын юк. Бүләкләр бар. Бәхетегезне сынап карар өчен алдагы яртыеллыкка подписка рәсмиләштереп квитанция күчермәсен редакциягә китерергә кирәк.