Матурлык кыска гомерле булмаса иде...

2 Май, 2017 - 15:44

Түбән Сикияз авылы тирәсендәге „Салкын чишмә”не моннан жиде-сигез ел элек төзекләндергәннәр иде. Төзекләндергәнгә кадәр бу чишмә турында күпләрнең ишеткәне дә булмагандыр, мөгаен. Ә чишмә яңа төс алгач, аның тирәсе җанланды.
—Ахры, чишмә артыграк төзекеләндерелде бугай, „курорт”ка ук әверелде бит. Ел әйләнәсенә, тәүлекнең төнге сәгатьләрендә дә „Салкын чишмә” тирәсеннән кеше өзелми диярлек. Суга килеп, кәеф- сафа корып ятучылардлан куркып, кире борылып киткән чакларыбыз да бар,—диләр сикиязлылар, чишмә тирәсе күңел ачу урынына әверелүенә борчылу белдереп.
Чынлап та, анда кайбер элементлар артыграк та булмадымы икән? Мәсәлән, купель. Чатыр астында өстәлләр дә корганнар иде. Кәеф-сафа корырга чакырып торган кебегрәк шартлар шул! Халык мондый шартлардан файдаланырга яратмыймы соң? Хәтта, кыр шартларында әтмәлләп алып, мунча кереп ятучылар да булган икән бит. Әйе, чишмә янында! Ә моның бер авырлыгы да юк. Куыш ясап ташлар өясең дә, астына учак ягасың. Утын күмерләнгәч, чатыр гына корасы. Менә сиңа мунча... Әйе, кемдер чишмәгә суга килә, берәүләр шулвакытта мунчадан чыгып купельгә чума. Хәтта, Пермь краеннан ук килеп тә биредә бәйрәм итеп яталар икән бит. Килсеннәр. Тик адәмчә ял итсеннәр иде!
Бүген чишмә тирәсе ял итүчеләр артыннан калган чүп-чар белән тулган . Район буенча оештырылган соңгы өмәләрдә чишмә тирәсен җыештырырга өлгермәгәннәрдерме, әллә җыештырганнан соң „Салкын чишмә” тирәсе янә шул көнгә төшкәндерме, тирәя-як мохит саклыгы Бөре төбәк идарәсе белгеч-эксперты Рифат Сафин белән берлектә оештырылган рейд көнендә җыештыру эшләренә кул тигәне сизелми иде. Чишмә территориясендәге чатыр, өстәл-эскәмияләрнең, киртәләрнең, урыны белән, җимерелгәнен күреп тәмам хәйран калдык. Нинди вандалның бу кадәр матурлыкны ботарлап ташларга кулы барды икән, дигән фикергә илтте биредәге күренеш.
„Салкын чишмә” янына килүчеләрне тактага язып эленгән:”...Кеше синнән дәрт-көч алган, учка алып салкын суларың,”—дигән сүзләр каршылый. Күңелне сафландыра, тәнне ял иттерә торган урын гына булсан иде ул чишмәләр. „Салкын чишмә” тирәсендәге бүгенге күренеш кешедә һич кенә дә уңай тәэссоратлар калдырырлык түгел.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.