Районда Бөек Җиңүнең 72нче язында

2 Май, 2017 - 10:41

Район Хакимиятенең боерыгына ярашлы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыган бәйрәм итү чикләрендә, 9 Майда тантаналы митинг һәм парад үтәчәк.

Бу көнне 10.00 сәгатьтә Иске Балтач авылының “Сагышлы ана” мемориалына һәм Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның бюстына гирлянда, венок һәм чәчәкләр салыначак. Аннары мәйданда тантаналы митинг булачак.

Беренче һәм икенче санлы Иске Балтач урта мәктәпләре һәм Башкортстан төньяк авыл хуҗалыгы көллияте укучылары мәйданнан тантаналы марш белән узачак.

Районның үзешчән сәнгать осталары бәйрәм концерты тәкъдим итәчәк.

Спорт сөючеләр өчен гер күтәрү, кул көрәше, аркан тартышу, шахмат-шашкы уены кебек спорт төрләре буенча ярышлар оештырылачак.

“Радуга” кулланучылар җәмгыяте, беренче һәм икенче санлы Иске Балтач урта мәктәпләре, Башкортстан төньяк авыл хуҗалыгы көллияте пешекчеләре бәйрәмдә катнашучыларга „солдат боткасы” тәкъдим итәчәк.

(Фото редакция архивыннан).