Булдырасың, Айгиз!

2 Май, 2017 - 09:10

Районның балалар сәнгате мәктәбенең вокал бүлеге преподавателе Рәзидә Әхмәтованың укучысы Айгиз Хәйдаршин “Бөек Җиңүне данлап” дигән республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. Моңлы егет “Милли традицияләрне саклаган өчен” дигән номинациядә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде һәм Гала-концертта катнашу бәхетенә иреште.

Уфа шәһәренең Орджоникидзе исемендәге мәдәният йортында үткән быенлгы бәйге ДОСААФның 90 еллыгына багышланды.

Күп яңа дуслар табып, бай тәэсоратлар алган Айгиз мондый чараларда тагын да катнашырга дигән теләк белән кайтты.