28 Апрель, 2017 - 14:28

Бу ялларда укучыларыбызга Венера Мәҗитова өйрәткән Мәкле булка рецептын тәкъдим итәбез.


”Башта булканың камырын әзерлибез.

250 грамм җылымса сөткә 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 15 грамм коры чүпрә, 4-5 аш кашыгы он бутап баш ясыйбыз һәм, чүпрәк белән каплап, җылы урынга кабарырга куябыз. Ул арада 2 йомырканы бер чеметем тоз, 200 грамм шикәр комы белән блендер яисә миксер белән күпертәбез. Иң соңыннан шуңа 100 грамм эретеп суытылган ак май кушабыз. Майны йомыркалы шикәр комына блендер ярдәмендә кушсак, аны иң бәләкәй тизлеккә куябыз. Шуннан баягы чүпрәле массага ипләп кенә шушы йомыркалы массаны кертәбез.

Искәрмә: болгатканда фәкать силикон я булмаса агач кашык кына кулланырга кирәк. Арытабан массага иләнгән он кушабыз. Бу камырга якынча 550-600 грамм он китә. Онны камырга өчтән ике өлеш керткәч, куна тактасына 2-3 аш кашыгы үсемлек мае салабыз да камырны шуның өстендә дә бераз басып алабыз. Камыр әзер булуга, 1-1,5 сәгатькә җылы урынга кабарырга куябыз. Ул арада булкаларның эчлеген әзерлибез.

Моның өчен 1 литр сөт, 200 грамм мәк, 3 аш кашыгы шикәр комы һәм ярты калак ванилин кирәк булачак. Башта сөтне кайнатып чыгарабыз да, шуның өстенә 200 грамм мәкне, 3 аш кашыгы шикәр комын салабыз һәм, болгата-болгата, 15 минут кайнатабыз. Шуннан яхшы итеп сөзәбез.

Тагын бер искәрмә: мәк арасында сөт тамчылары калырга тиеш түгел! Камыр кабарып чыгуга, аны 0,5 см калынлыгында җәябез дә, өстенә эретелгән ак май ягабыз, аннан сөте сыгылган мәкне җәябез һәм рулет сыман итеп төрәбез. Мин бер җәем камырны икегә бүлдем. Шуңа күрә дә минем ике рулет килеп чыкты. Әзер рулетны 4-5 см киңлегендә кисеп пергамент җәелгән табага тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 30-35 минутка озатабыз.

Ә-ә-ә, язарга онытып торам, духовкага озатыр алдыннан ярты сәгать чамасы булочкиларны кабартып алабыз (өсләрен берәр чүпрәк белән каплап). Менә шул гына инде. Өйдә пешкән мәкле булка бик тәмле була. Сез дә пешереп карагыз әле. Тәме һәркайсыгызга ошар, дип уйлыйм.

Венера МӘҖИТОВА.”