Безнең Балтачта бии беләләр

28 Апрель, 2017 - 09:33

"Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз," - ди татар халык мәкале. Безнең Балтачта бии беләләр.

Балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният сарае каршында үрнәкле өч бию бию ансамбле эшли. Бер коллектив Халык бию ансамбле титулына ия. „Зөлфия”, „Гөрләвекләр”, „Нью-Данс”. „Гүзәл” бию ансамбльләре районда гына түгел, республика, дөньяга ук танылган коллективлар. Димәк, сәнгать коллективларының Бөтендөнья бию көнен билгеләргә тулы хокукы бар.

Үрнәкле һәм Халык бию ансамбльләре тамашачылар алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Тамаша 19:00 сәгатьтә башлана.

Бөтендөнья бию көне хореограф, педагог, балет артисты П.А, Гусев тарафыннан тәкъдим ителгән. Бу көн 29нчы апрельдә балетның реформаторы, теоретигы, француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерре туу белән бәйле. Аны «заманча балетның атасы» дип йөртәләр. ЮНЕСКОның Халыкара бию советы карары белән 1 Бөтендөнья бию көне 1982нче елдан башлап үткәрелә.