Санкт-Петербургта — Фәизхановлар укуларында

27 Апрель, 2017 - 14:17

Агымдагы елның 11 апреленнән алып 13енә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә XIV Фәизханов укулары чикләрендә гомумрусия фәнни-гамәли конференция үтте. Бу мәртәбәле чарада райондашыбыз, XVIII гасыр мәгърифәтчесе Г. Г. Батырша исемендәге музей директоры Рәфис Шәйхәйдаров та катнашты.
Фәизханов укуларын Русия Федерациясе мөселманнарының диния назәрәте, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Мәскәү ислам университеты, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты оештырды. Хөсәен Фәизханов укулары ел саен бер темага багышлана. Быелгысы мәгърифәтче Батыршаның тууына— 300 ел, Русиядә революция вакыйгаларының 100 еллыгына багышланды. Мәгърифәтче Батырша язмышы, аның Гарызнамәсенә, иделогиясенә багышланган 4 доклад белән чыгыш ясадылар. Ярославль, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан шәһәрләренең югары уку йортлары профессорлары, фән кандидатлары, доцентлар тирән эчтелекле чыгышларын, тарихи вакыйгалар белән исбатлап чыгыш ясадылар. XVIII гасыр мәгърифәтчесе Г. Г. Батырша исемендәге музей директоры Рәфис Шәйхәйдаров „Батырша халык хәтерендә” дигән доклад белән чыгыш ясады. Үзенең дине, халык язмышы өчен борчылган шәхеснең биографиясенә, аның идеологиясенә тукталды. Елизаветага язган хатыннан өзекләр укып ишеттерде. 150 биттән торган хатка аерым игътибарын юнәлтте. Бу кулъязмалар әле дә кадерләп саклаганлыгын сөйләде. Мөселманнар арасында исеме киң таралган шәхес хакында хәтер әле дә халык күңелендә яшәгәнлеген ассызыклады. Батыршаның тууына 275 ел тулу уңаеннан республика күләмендә фәнни-гамәли конференциясе үткәнлеге, аның тууына 300 ел тулу уңаеннан да зур чаралар оештырылганлыгы хакында сөйләде. Батырша исемендәге музей, андагы экспонатлар, китапларга аерым тукталды. Бу чара барышында Рәфис Муллагтадәр Шлиссельбург керпостендә дә булып, тарихи урыннарга янә байкау ясады.