Танып елгасынңда су күтәрелү дәвам итә

27 Апрель, 2017 - 11:21

Синоптиклар ташкынның югары ноктасы апрель ахыры, май башына туры киләчәген фаразлаган иде. Беренче карашка, инде кар эреп бетте сыман. Кичә көн явым-төшемсез, чагыштырмача җылы торды. Елга суларын арттырырырлык чыганаклар бар, күрәсең.

Танып елгасында су соңгы тәүлек эчендә 35 сантиметрга күтәрелде. Ташкын чорында суның күтәрелү дәрәҗәсе, гидроузел төбәгендә, 400 сантиметрга җитте. Елганың ярларыннан чыккан урыннары бар.

Таныпта һәм башка елгаларда ташкын әлегә торак пунктларны су басарлык дәрәҗәдә түгел.