Табигатькә чыгып... дөрес ял итегез!

27 Апрель, 2017 - 08:45

Республика җирендә яз тулы хокукына кергән мәлдә, райондашларга шулай мөрәҗәгать итәсе килә. Ни өчен дигәндә, алда торган май бәйрәмнәрендә райондашларыбыз да табигатькә чыгачак, бакча янында, йортта шашлык кыздырачак. Статистикага күз салсак, узган елда республикада яшәүчеләр арасында күпләр күмер яндырганда, тиз кабынып китүчән сыекчалар кулланып утын якканда травмалар (пешүләр) алды.

Русия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы идарәлегенең Яңавыл районара бүлеге балтачлыларга һәм раойнга кайткан кунакларга ачык ут белән эш иткәндә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә чакыра һәм мангаллар кулланганда дөрес эш итү буенча киңәшләрен җиткерә.

Әгәр дә шашлыкны йортта, бакчада әзерлисез икән, мангалны махсус урынга, өйдән һәм хуҗалык төзелешләреннән еракта урнаштырыгыз. Утлы мангалны караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә, ут кабызуны балаларга ышанып тапшырмагыз. Шашлык әзерләгәндә ут чаткыларының җил ярдәмендә ерак араларга очып таралып, көйрәп ятып янгын чыгарга мөмкинлеген онытмагыз. Түбән үсә торган агачлар астына учак якмагыз, мангал урнаштырмагыз. Ут кабызу өчен тиз кабынып китүчән һәм янучан сыекчалар кулланмагыз: янучан парлар шырпыны якынайтуга үзегезне пешерергә, әгәр дә мангалда яки учакта бер генә очкын булса да, сыекчалы шешә кулыгызда килеш янып китәргә мөмкин.

Янә бер мөһим нәрсәгә игътибар итегез: гади күчмә мангалны табигатьтә, я булмаса йортта куллану учак ягуга тиң. Шуны истә тоытыгыз: мангалда, кыздыру җайланмасында азык әзерләгәндә ачык ут кулланганда азык әзерләү урынын төзелешләрдән 5 метрдан ким булмаган арада һәм мангалдан 2 метр радиустагы территория янучан материаллардан чистартылган булырга тиеш.

Агачлар астында, ашадан аша тишелгән савытта, җил тизлеге секундына 10 метр тизлектә искәндә, көчәйтелгән режим кертелгән очракта ачык ут куллану (учак ягу) рөхсәт ителми.

Табигатьтә ял иткәндә еш кына „нәрсә табыла, кайда туры килә шунда” кыздырырга туры килә. Ә без бу очракта махсус әзерләнгән күмер һәм мангал кулланырга тәкъдим итәбез. Әгәр дә мангал яки әзер күмер кулланмыйсыз икән, ялкын телләренә хәвефле ирек бирәсез. Ял белән мавыгып, янгынны бик соңлап ачыкларга һәм аны җиңә алмаска мөмкинсез. Мангалдагы ут, читлектәге кебек, тулысынча сезнең карамакта. Ә бу инде сезгә һәм якыннарыгызга, әйләнә-тирәгездәгеләргә хәвефсезлек тәэмин итә.

Хәтерегезгә төшереп үтәбез, янгын чыга калса, „01” телефоны буенча бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз. Кесә телефоныннан „101 һәм 112” номерларын җыярга кирәк.

Булат ХӘСӘНОВ, янгын күзәтчелеге инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы.