Язгы басу иртә кузгалганны ярата

26 Апрель, 2017 - 17:54

Районда басу эшләре үткән елда да шушы көннәрдә башланган иде. Быел дым каплатуга тотынырга әле иртәрәк. Ә минераль ашламалар кертү өчен әле иң кулай вакыт. Җинең иң дымлы чагы. Тәэсирле матдә эри. Үсемлеккә тизрәк барып җитә. Ә тамыр эшкә кушылганлыгы инде сизелә. Үсемлекләр үсүгә кузгалган уҗым культтуралары басулары яшел хәтфәгә күмелә бара. Бары тик техник мөмкинлекләрне файдалана белү генә кирәк.

Бу яклап „Дильмиев индливидуаль предприятиесе”ндә уңыш алуга омтылыш зур икәнлеге сизелә. Предприятие игенчеләренә Белгород өлкәсеннән „С.В. Бриндюг индивидуаль предприятиесе” эшчеләре ярдәмгә килде. „Белгородспецмаш” җәмгыятендә җтештерелгән, пневмохәрәкәттәге махсус техника ярдәмендә уҗым культуралары басуларына минераль ашламалар кертәләр.

435 гектарда, моның 300 гектары арыш басулары, 135 гектары уҗым бодае, чәчүлекләрне бер смена эченд минераль ашламалар белән тукландырдылар. Фәкать уҗым культуралары басуларына кертү өчен 40 тонна минераль ашламалар сатып алган булганнар. Сабанашлык культураларын чәчкәндә куллану өчен янә шулкадәр күләмдә ашламалар запасы бар.

Техниканы оператор Сергей Демьянов мактап бетерә алмый. Җитештерүчәнлеге зур. Саз дәрәҗәсендәге урында да батмый. Артыннан тирән эзләр дә калдырмый. Нәтиҗәдә, бу техника эшләгән басуда үсемлек аз гына да зыян күрми. Ә махсус техниканың тартмасы ганы да тонна аврлыгында минераль ашлама сыйдыра бит әле. Үзенең дә беркадәр авырлыгы бар.

—Биредә инде санаулы гектарларда гына эш башкарасыбыз калды. Аннары Тәтешле районына юл тотабыз,—ди Сергей Демьянов, алдагы эш ппланнары белән уртаклашып.

Белгородлылар ярдәмен файдалану әлләни кыйммәт түгел. Бер гектарга минераль ашламалар керткән өчен 295 сум акча алалар. Техника транспортлаган өчен аерым сумма. Ләкин чыгымнар уңыш белән акланыр, дигән өметтә игенчеләр.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.