Марат Хәйруллин кубогына волейбол турниры

26 Апрель, 2017 - 15:38

28 апрельдә 1 һәм 2 санлы Иске Балтач, „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында, район мәдәният бүлегенең спорт залларында Марат Хәйруллин кубогы өчен ярышлар үтә.

Күркәм традициягә әверелгән бу турнирда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре, авыл хуҗалыгы колледжы студентлары, мәктәп укучылары катнашачак. Катнашучылар 1999 елгы һәм кечерәк булырга тиеш. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Җиңүче командаларга „Агропродукт” җәмгыятенең бүләкләре тапшыралачак. Ә иң көчле команда — Кубокка ия булачак. Ярышларда көтеп калабыз.
Оештыру комитеты.