Балтачта үтәчәк „Зарница” уенында ун район вәкилләре катнашачак

26 Апрель, 2017 - 11:26

Уникенче май көнне Иске Балтач авылында республика „Зарница” уенының зона этабы үтәчәк. Оештыручылар белдерүенчә, бу чарада балтачлылардан кала, Тәтешле, Мишкә, Борай, Аскын, Караидел, Нуриман, Бөре, Благовещен, Яңавыл районнарыннан үсмерләр катнашачагы көтелә.

Ундүрт–уналты яшьлек үсмерләрдән торган командаларның составы, Положение буенча, ун егет һәм дүрт кыздан тупланырга тиеш.

Яшь буын вәкилләрен хәрби-патриотик тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылган чарада катнашучыларга күп төрле сынаулар каралган. Мисал өчен, егетләр өчен көч таләп ителгән гимнастика, кызлар өчен отжимание; шулай ук йөзү, 300 һәм 500 граммлы граната ыргыту, каршылык полосаларын үтү, пневматик винтовкадан ату, гомумгаскәр комплектын вакытка кию, строевой әзерлек, Калашников автоматын вакытка сүтеп-кору һәм башкалар.

Яшьләребезгә бу көнне уңышлар телик!

(Фото Интернет челтәреннән).