КУЛ КӨРӘШТЕРҮ БӘЙГЕСЕНДӘ ӨЧЕНЧЕ УРЫН

26 Апрель, 2017 - 11:22

22 апрель көнне Николо-Берёзовка посёлогында XXV Авыл спорт уеннары чикләрендә армспорт буенча финал ярышлары үтте. Анда республиканың 20 районыннан Җыелган спортчылар көч сынашты. Балтачлылар бу бәйгедә лаеклы чыгыш ясап, призлы өченче урын алуга иреште.
Балтачлылар бу спорт төрендә үзләренең көчле икәнлекләрен күптән исбат иткәннәр иде. Республика данын яклап чыгыш ясаулары моның ачык дәлиле. Тренер Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә көчле команда әледән-әле матур күрсәткечләр яулый. Кул көрәше осталары төрле шәһәрләрдә укысалар яки эшләсәләр дә, бәйгеләргә оешканлык белән баралар. Монысы да искәрмә булмады.
Гүзәл затлар арасында 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Шәвъядыдан Эльвира Баязитовага тиңнәр табылмады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия Фәйзрахманова шул ук авырлык категориясендә өченче урын яулады.
Ир-егетләр арасында 90 килограммнан югары авырлык категориясендә Иске Балтач егете Алмаз Хәбибуллин икенче урын алуга иреште. Көндәшле егете Илгиз Сәхипов 80 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынга лаек булды. Район мәгариф бүлеге методисты Илназ Әхмәтов 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урынга чыкты.
Бу ярышта Иске Балтач егете Тимур Әмирҗанов 80 килограммага кадәр авырлык категориясендә— бишенче, Югары Карыштан Василий Брянцев 60 килограммага кадәр авырлык категориясендә алтынчы урыннарны алдылар. Нәтиҗәдә Балтач районы командасы өченче урын алды.
—Җиңү яулау бер яктан шатландырса, балтачлыларның патриотлылыгы аеруча горурлык өсти. Кул көрәштерүчеләрнең һәммәсе дә эшләрен, укуларын калдырап, ничәмә дистә километрлар үтеп, бәйге булган урынга җыелды. Туган якның данын менә шундый кешеләр тарата да инде, —ди спортчы Илназ Әхмәтов.