“Үлемсез полк” акциясендә катнашыгыз!

26 Апрель, 2017 - 09:05

Хәтер — мәңгелек. 2017 елның 9 маенда үзе парадтан үтә алмаган солдат, сугыш ветеранының фотосын (транспарантын) зурайтып эшләтеп алып “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга мөмкин.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләгән 9 май көнендә шундый транспарант әзерләгән кешеләр “Үлемсез полк” акциясе колоннасын булдырачаклар. Бу көнне колонна район үзәге Иске Балтач авылының үзәк мәйданыннан үтәчәк.

Тулы архив булдыру максатыннан „Балтач таңнары” гәзите редакциясе фотолар җыюны дәвам итә. Якыннарыгызның фотосын редакциянең электрон адресына (bt1931@mail.ru) юллый аласыз.

Төп шарт: фотоны ветеранның исем, фамилиясен язып, JPEG форматында җибәрергә кирәк.