Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында

25 Апрель, 2017 - 15:12

Март ахырында Казанда I Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең съезды үтте. Бу чарага Русия Федерациясенең 30 төбәгеннән 250 делегат килде. Башкортстаннан бу съезда 20 кеше катнашты. Алар исәбендә безнең райондашыбыз, төбәгебез тарихын өйрәнүче, Балтач һәм Аскын районнары имам-ахунды, XVIII гасыр мәгърифәтчесе Г. Г. Батырша исемендәге музей директоры Рәфис Шәйхәйдаров та бар иде.

Казан шәһәрендә үткән шушы чарадан соң, Рәфис Муллагатдәр улы, редакциягә килеп, тәэссоратлары белән уртаклашты, съездның төп максатлары хакында сөйләде.

— Әлеге чарада Башкортстаннан фәнни хезмәткәрләр белән бергә, Чакмагыш, Бүздәк районнарының туган якны өйрәнүчеләре, „Өмет” гәзите хәбәрчесе дә катнашты. Съездның төп максаты— Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен яки оешмасын төзү. Моның өчен бездә ныклы нигез бар. Татар дөньясында төбәк һәм авыллар тарихын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү хәрәкәте киң колач җәйде. Шушы мәсьәләләргә багышланган фәнни хезмәтләрнең саны меңнән артып киткән. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бу чарада татар халкының язмышы, авылларның үткәннәрен туплау кебек сорауларга зур әһәмият бирелде. Татарлар күпләп яшәгән җирләрдә төбәкләр тарихын өйрәнүче махсус филиаллар оештырырга кирәклеге әйтелде. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең рәсми басмасын (журналын) чыгаруны да планлаштырган. Әлеге басмада татар авыллары тарихына зур урын биреләчәк. Бүгенге көндә Русиядә 4300 исән татар авыллары исәпләнә, беткән авыллар санын әле исәпләп чыккан кеше юк. Интернетта татар авыллары тарихына багышланган Википедия кебек ресурс булдыру турында да сүз алып барылды. Анда һәркем белгәннәрен язып барса зур һәм әһәмиятле эш булыр иде дип ассызыкланды. Төбәкләр тарихына багышланган хезмәтләрне һәм китапларны цифр форматына күчереп, Интернет челтәренә урнаштыру, тарихка багышланган мәктәп музейлары белән хезмәттәшлекне җайга салырга кирәклеге әйтелде. Үткәннәрене белмәгән халыкны киләчәге юк, дигән әйтем бар. Бу съезд үткәннәргә сакчыл булырга, тарихны барлап яшь буынга калдырырга өндәүне максат теп куйды.

Рәсемдә: Башкортстан делегатлары Казанда үткән Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында.