СУГЫШ ЯЛАНЫНДА — УНБЕР ЕЛ

20 Апрель, 2017 - 11:21

Канкойгыч сугыш хакында бабаларыбыз, танышларыбыз сөйләве яки фильмнар аша беләбез. Авылдашым Рәхимҗан Әхмәдишин 11 ел сугышта булып туган авылы— Урта Елгага кайта. Утны-суны кичкән кеше тыныч тормышта балалар үстереп, тырыш хезмәт белән дөнья көтте.

Рәхим исеме гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә мәрхәмәтле, рәхимле дигәнне аңлата. Бәлки, шундый тирән мәгънәле исем кушканга аны язмыш ничәмә еллар дәвамында үлемнән курчалап алып калгандыр.Рәхим исеме Коръәндә телгә алына. Авылдашым Рәхимҗан бабай 1894нче елда дөньяга килә. Үз гомерендә ике сугышны үтә ул. 1914нчы елда, егеткә 20 яшь тулгач аны патша армиясенә алалар. Ул Бессарабиядә (әлеге вакытта Молдова) хезмәт итә. Ул хезмәт иткәндә Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Ун миллион кешенең гомерен өзгән сугышта аңа исән калу насыйп була.

Хәрби хезмәт вакытын төгәлләр алдыннан, гражданнар сугышы башлана. „Аклар” һәм „кызыллар” сугышы аны төрлечә сыный. Патша армиясендә хезмәт иткәч,тәүдә ул аклар яклы була. Акларны Краснояр ягына кадәр куалар. Бервакыт Рәхимҗан бабай аклар белән, 15ләп кеше, бер фатирда куналар. Иртәнгә шәһәрне кызыллар уратып алган була инде. Шушы фатирда алар ач килеш өч көн посып утыралар. Ризыклары, эчәр сулары беткәч, кызылларга барып инәлергә мәҗбүр булалар. Безнең якка күчсәгез, ашарга бирәчәкбез, дип аларны кызылларның штабына җибәрәләр. Ике солдат һәм минем авылдашым Рәхимҗан бабай шулай итеп кызыллар ягына күчә. Акларны Хабаровск якларына кадәр куып баралар.

Артабан поезд белән Кырымны азат итәргә китәләр. Ул вакыттагы искиткеч хәлне ул фани дөнья белән хушлашканчы исенә төшерә иде. Бу хәл болай була. Станцияләрнең берсендә ул кибеткә юллана. Анда халык күп, алма төшәргә дә урын юк. Чиратын озак көтә ул. Чыгуына поезд киткән була. Документларсыз, киемнәрсез урамда торып кала. Сигез сәгатьтән соң, аны икенче вагонга утыртып, Кырымга җибәрәләр. Ул торып калган вагондагы кешеләрнең барысын да атып үтергән булалар. Авылдашым бу хакта соңыннан белә. Менә шулай итеп аны һәрчак фәрештәләр саклап кала. Җиде ел хезмәт итеп, Кырымны азат, 1921нче елда ул туган авылына кайта.

Туган якларына кайткач та аны авырлыклар сагалап кына тора. Революциядән соң авыр тормыш, юклык, 1921нче елның ачлыгы. Замана авыр дип тормый ул, күрше Мишәр авылы кызы белән гаилә кора. 1923нче елда аның иң беренче улы— Касыйм дөньяга килә. Коллективлаштыру, репрессия чорын да күрә ул. Бөек Ватан сугышы башлану белән ул кулына корал алып илебезне фашист илбасарларыннан азат итәргә юллана. 1942нче елның мартында аның өлкән улы Касыйм да сугышка китә. Ул Сталинград өчен алышларда хәбәрсез югала.

Рәхимҗан Әхмәдиша улы Бөек җиңү көнен Чехославакиядә каршылый. Ике сугышны бер ярасыз, җәрәхәтләрсез үтә. Урта Елгага 1945нче елның 30 августында кайта. Бу вакытта авыл халкы урып-җыю эшләрен башкара. Колхоз рәисе Тәтешлегә барып алып кайта. Бу шатлыклы көндә авыл халкы аларның өйләренә җыела. Авылдашлар өчен зур бәйрәмгә әверелә. Фронттан ул немецларның көмеш калакларын һәм чәнечкеләрен алып кайта.Сугыштан соң ул төрле эшләр башкара. Урман кисеп, Аскынга җибәрә. Мин аның ат караучы булып эшләгәнен хәтерлим. Безгә ул сугыш турында вакыйгаларны бик еш сөйли иде.

Урта Елга авылы зур булмаса да сугышта 45 кеше катнашкан. Шуларның 21енә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булса, 24е яу яланында ятып калган. Быел сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә тактаташ ачарга ниятлибез. Рәхимҗан бабай сыман бик күп авылдашларым җиңүгә зур өлеш керткәннәр.

Рәхимҗан бабайның улы Әбделәхәт бабай әлеге вакытта Урта Елгада ялгызы гомер кичерә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, фронтовик улы яшьләргә биргесез дөнья көтә. Бал кортлары карый, бакча үстерә. Тыныч тормышның үрнәкле кешесе ул. Менә шундый кешеләре белән бай ул безнең Урта Елга авылы.

Җәмил ИСЛАМОВ,
авыл старостасы, хәзрәт.