Республиканың “Реаль эшләр” проекты буенча җәмәгатьчелек советы 2017 елга шәһәр һәм районнарның проектларын сайлап алды

19 Апрель, 2017 - 16:33

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитетында утырыш үтте.

Анда катнашучылар республика шәһәр һәм районнарыннан килгән, 2017 елда тормышка ашырыласы заявкаларны карады.

Сайлаучылардан 1000гә якын наказ килгән. Алар барысы да анализланган һәм проект шартларына туры килүгә тикшерелгән. Авыл һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр сайлаган, ремонтланасы һәм реконструкцияләнәсе объектлар социаль әһәмитякә ия. Шулай ук: авыл мәдәният йортлары ремонты, чишмәләрне төзекләндерү, сугыш яланнарында һәлак булган яугирләр истәлегенә куелган һәйкәл һәм обелискларны реконструкцияләү, урамнарны яктырту һәм башка чаралар каралган.

Проектның координаторы, БРның Дәүләт Җыелышы — Корылтайның бюджет, салым, инвестицияләр сәясәте һәм территорияләрне үстерү комитеты рәисе Рузалия Хисмәтуллина белдерүенчә, агымдагы елда проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 152,8 млн сум акча юлланачак. Шулай ук муниципалитетларның урындагы бюджетларыннан һәм шәхси инвесторлардан софинанслау планлаштырылган.

Хәтергә төшереп үтик: узган елда республикада гражданнарның 895 наказы үтәлде. Бу акчаларга авыл клублары яңартылды, яңа спорт мәйданчыклары, велоюллар барлыкка килде, чаңгы трассалары ремонтланды. Проект чикләрендә мәктәпләргә, балалар бакчаларына, җәяүлеләр йөри торган юлларга игътибар бүленде.

Быел өченче тапкыр үткәрегән проектның асылы үзгәрешсез кала — беренче чиратта кирәкле инфраструктура объектын депутатлар белән очрашулар вакытында авыл һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр үзләре билгелиләр. Шушы заявкалар нигезендә халыкның турындан-туры катнашлыгындатергезеләчәк объектларның исемлеге булдырылачак.

Безнең районда 2015 елда 28 проект тормышка ашырылган иде. Узган елда проект чикләрендлә 32 объектта эш алып барылды. 2015 һәм 2016 ел йомгаклары буенча Балтач районы республикада беренче өч урында (лидерлар исәбендә) билгеләнде.

Агымдагы елда районда “Реаль эшләр” проекты чикләрендә 29 объект эшләнәчәк.