Фидан Гафаров юилей концертына чакыра

11 Апрель, 2017 - 14:11

Башкортстанның, Татарстанның, Русиянең Халык артисты, Салават Юлаев исемендәге респуьлика Дәүләт премиясе лауреаты быел октябрь аенда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләячәк.

Драма актеры, бер үк вакытта эстрада сандугачы Фидан Гафаровның бу көннәрдә республика төбәкләрендә юбилей концертлары үтә. Республикабыз мәдәниятен данлаган шәхес үзенең юбиелена багышланган „50 ел сәхнәдә” концерт программасы белән 26 апрель көнне балтачлыларны да сәламләячәк.

Концерт район мәдәният сараенда 19:00 сәгатьтә башлана. „50 ел сәхнәдә” концерт программасында Башкортстанның һәм Русиянең Халык артисты Нурия Ирсаева, Башкортстанның атказанган артистлары: Азамат Гафаров, Алсу Галина, шулай ук Айгөл Габдуллина, Лилия Хаҗигалиева, Эдуард Хөснетдиновлар катнаша.