Финалистлар арасында балтачлы да бар

8 Апрель, 2017 - 16:32

Кичә башкала Конгресс-холлында “Башкортстанның ел укытучысы-2017” республика конкурсына йомгак ясалды.

Һөнәри осталык бәйгесендә быел 200дән артык укытучы катнашкан. Аларның һәркайсы — район күләмендә үткән бәйгедә җиңү яулаган көчле педагоглар. 61 конкурсант “Ел укытучысы-2017”, 50 се — “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, 31е — “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, 23е — “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм 37 катнашучы “Елның иң яшь укытучысы” исеме өчен көрәшкән.

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы финалистлары арасында районыбызның Нөркә урта мәктәбе укытучысы Наил Фәридонов та бар, дип хәбәр итә чыганак.