Таныш булыгыз: алар безнең фотоконкурс җиңүчеләре

7 Март, 2017 - 16:41

Халыкара хатын- кызлар көненә багышлап игълан иткән “Син елмайсаң—бар дөнья елмая” дип аталган фотоконкурс йомгакларын сайтыбызда бәян иткән идек.
Җиңүчеләребез белән якыннан таныштыру да урынлы булыр. Хатын-кыз элек-электән тыйнаклыгы белән аерылып торган. Безнең фотоконкурста җиңүчеләрнең дә җаваплары кыска гына.

—Фотоконкурста җиңү исәбем дә юк иде. Минем фотосурәтем https://vk.com/albums-107258580?z=photo-107258580_456239906%2Fphotos-107... өчен тавыш бирүчеләргә ихлас рәхмәтлемен. Елмаю, минемчә, ягымлылык билгесе. Ә педагогия белгеченә ягымлы булу кирәк. Әлеге вакытта декрет ялындамын. Балалар иҗат үзәгендә хезмәт салган көннәрем сагындыра,—ди безнең конкурсның җиңүчесе, Балтач балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Эльза Гыйльмиярова.

— Хатын-кызның күзләре үк көлеп торырга тиеш. https://vk.com/albums-107258580?z=photo-107258580_456239913%2Fphotos-107... Елмаю—эш коралы сыман. Хатын-кызның нинди генә таш күңелне дә эретә алуыннан күп тора. Хезмәтләндерү тармагында аеруча шулай бу. Хезмәттән файдалунчыларны елмаеп каршы алсаң, елмаеп озатып калсаң гына эшең уңа,—дип исәпли фотоконкурста икенче урын яулаган эшкуар Лилия Исламгалиева.

Ә өченче урын алган конкурсантыбыз: “Мин фотогеничная түгел,”—дип аптыратты үзебезне. Моның белән килешмибез. Фотосурәтенә игътибар итсәгез, сез дә моның белән килешмәссез. Район мәдәният сарае методисты, биюче Гөлназ Галләмова 23 февраль көнне үткән концерттан соң төшкән https://vk.com/albums-107258580?z=photo-107258580_456239912%2Fphotos-107... фоторәсемен фотоконкурска тәкъдим иткән.
—Елмаю—биюнең төп элементы,— дип исәпли ул.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.