„Балтач таңнары” фортоконкурсына йомгак ясалды

7 Март, 2017 - 11:11

Балтач таңнары” гәзите редакциясе үзенең сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап „Син елмайсаң—бар дөнья елмая” дип аталган фотоконкурс игълан иткән иде.

Конкурска гөл кебек сылу, Кояш кебек яктылыклары белән якыннары йөзендә дә елмаю уятырлык сәләтле унбер илаһи зат үзләренең фотосурәтләрен тәкъдим итте. Бәйгедә катнашучы барлык гүзәл зат вәкилләрен бәйрәм белән котлап, аларга активлыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның нәфислегенә, елмаю тулы йөзләренә карап меңнәрчә кеше сокланды.

Ә җиңүчеләрне ВКонтакте социаль четлтәрендәге үзебезнең битебездә https://vk.com/album-107258580_241997005 альбомдагы конкурста катнашучылар өчен дуслары, танышлары биргән тавышларның („лайк”лар) бүген 9:25 сәгатькә булган нәтиҗәләренә карап билгеләргә булдык. Шушы сәгатькә 343 „лайк” җыйган Эльза Гыйльмиярова-Нәбиева— конкурсыбызның җиңүчесе. „245” лайк җыйган Лилия Исламгалиева икенче урында. Гөлназ Галләмова, 182 тавыш җыеп, өченче урынга чыкты.

Фотоконкурста җиңүчеләребезне котлыйбыз!