«ЛедиЖур» титулына аскынлы ия булды

3 Март, 2017 - 23:27

-«ЛедиЖур» бәйгесендә катнашкан журналист хатын кызлар бүген исемне китерде,- диде бәйгедә катнашучыларның чыгышын бәһалаган жюри әгъзаларының берсе, Башкортстанның аткзанган артисты Фәрваз Урманшин, Аскында төньяк районнар гәзитләре редакцияләрендә хезмәт салган хатын-кыз журналистлар арасында үткән һөнәри осталык бәйгесендә алган тәэссоратлары белән уртаклашып.

Шулай дип әйтерлек тә, чөнки бәйгедә катнашучылар хатын-кызга хас осталыкларын баръяклап та күрсәттеләр. Осталык дигәннән, янә бер дәрәҗәле шәхес сүзләрен китерү урынлы булыр. Унбер журналист хатын-кыз бүген республикада беренче тапкыр үткәрелгән «ЛедиЖур» бәгесе җиңүчесе булыр өчен көрәште.

- Журналист бик күп һөнәр ияләрен алыштыра ала, ә һәркем журналист була алмый,- диде “Башкортстан Республикасы” Матбугат Йорты” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Венера Хәкимова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләп. «ЛедиЖур» титулына дәгъва итүчеләрне шулай ук Аскын район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков, Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгының хәбәрдарлык чаралары бүлеге начальнигы Фирдәвес Әхмәтҗанова, журналистларның төньяк иҗат берләшмәсе рәисе Ирина Вәлиева сәламләделәр.

Конкурсантларның чыгышын “Китап” нәшрияты директорв Илһам Җандәүләтов рәислегендәге жюри бәһалады.

Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча “Тәтешле хәбәрләре” гәзите редакциясенең авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Әлфия Сәлимгәрәева —өченче, “Кама таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәре Фирүзә Нигмәтуллина—икенче, “Яңавыл таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәре Айгөл Шаһиева беренче урынга чыктылар. Ә « ЛедиЖур» гран-приена Аскын информация үзәге хезмәткәре Алия Гыйльванова ия булды.

“Балтач таңнары” гәзите редакциясе хәбәрчесе Рифина Нигамәева “Һөнәргә тугрылык өчен” номинациясендә җиңеп чыкты.

Быелгы бәйгене оештыручыларның берсе, Аскын информация үзәге директоры Фәйрүзә Юнысова бәян итүенчә, алдагы бәйге Караидел районында үтәчәк.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

«ЛедиЖур» конкурсы турында тулырак мәгълүмат белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныштырырбыз.