Җыр-моң сөючеләрне „Туган як моңнары — 2017” чакыра

3 Март, 2017 - 15:17

Экология һәм аеруча сакланырга тиеш табигать территорияләрен саклау елына багышланган „Туган як моңнары—2017” район бәйгесенең Положениесенә кул куелды. Аңа ярашлы, бәйге ике этапта үтәчәк.

Сәнгать осталары арасындагы бу үзенчәлекле бәйгенең максаты — чагу, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларның арытабангы иҗади үсешенә булышлык итү; вокалчылар һәм музыкаль башкаручылар арасында башкару осталыгын күтәрү; аерым башкаручылар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу; мәдәни чыганакларга халыкның кызыксынучанлыгын күтәрү; яшьләр арасында сәламәт һәм иҗади яшәү рәвешен пропагандалау.

Бәйгенең сайлап алу туры 9 мартта, 10.00 сәгатьтә район мәдәният сараенда, Гала-концерты 17 мартта Тушкыр авыл мәдәният йортында үтәчәк.

Бәйгедә 17 яшьтән алып 35 яшькә кадәр һәм 36 яшьтән өлкән башкаручылар катнаша ала.

Бәйгенең положениесенә ярашлы, һәр бәйгече ике әсәр башкарырга тиеш: халык җыры (музыкаль озатусыз яки халык инструментлары озатуында);
эстрада, авторлар иҗат иткән җыр (авторның теләге буенча).

Барлык чыгышлар да „тере” тавышка башкарылырга тиеш. „Минус” фонограммасын файдалану рөхсәт ителә. Әсәрләр яттан һәм бер-бер артлы башкарыла.

Бәйге түбәндәген номинацияләрдә үтә:
-аерым башкаручылар;
-кече ансамбльләр;
-вокаль ансамбльләр.

Катнашу өчен заявкалар район мәдәният сараенда кабул ителә. (Адресы: Иске Балтач авылы, Совет урамы, 29). Белешмәләр өчен телефон: 2-13-02.

(Фотолар редакция архивыннан).