"ЛедиЖур" журналист ханымнарны бәйгегә җыйды

3 Март, 2017 - 11:20

Бүген Башкортстан Республикасы Журналистлар берлегенең төньяк төбәк берләшмәсе, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, журналистикада хезмәт салган гүзәл зат вәкилләре арасында "ЛедЖур" районара һөнәри осталык бәйгесе оештыра.

Конкурста катнашырга теләк белдергән журналист хатын-кызлар Аскын район мәдәният йорты сәхнәсендә мәйдан тота. Балтач районыннан бәйгедә "Балтач таңнары" гәзите хәбәчесе Рифина Нигамәева катнаша.

"ЛедиЖур" йомгакларын сайтыбызда көн дәвамында бәян итәрбез.