Район прокуратурасы куллану калдыклары әйләнешендә законнар үтәлешен тикшерде.

27 Январь, 2017 - 09:21

Район прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары әйләнешендә тирәк-як мохитне саклау өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерде.

„Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында”гы Федераль законга ярашлы, I — IV хәвефлелек классларына караган калдыкларны зарарсызландыру һәм урнаштыру буенча эшчәнлеккә лицензия алынырга тиеш.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә „Коммуналь хуҗалык” җәмгыятенең, закон таләпләрен бозып, IV хәвефлелек классына караган каты хуҗалык калдыкларын урнаштыру һәм күмү буенча эшчәнлекне махсус рөхсәттән — лицензиядән башка алып баруы ачыкланды.

Район прокуроры искы буенча узган елның декабрь аенда суд „Коммуналь хуҗалык” җитәкчелеге алдына калдыклар әйләнеше өлкәсендә эшләрне башкару өчен лицензия алу бурычын куйган иде.

Җәмгыять суд карарын үтәде.Бүгенге көндә оешманың хәвефлелек тудыручы калдыклар белән эш итүгә рөхсәте бар.

Фәрит ӘХМӘДУЛЛИН.
район прокуроры,
юстиция советнигы.