Тәртип бозучыны штраф көтә

17 Январь, 2017 - 15:24

Иске Балтач һәм Иске Илекәй авыллары арасындагы юл буена көнкүреш калдыклары ташлау факты турында кичә сайтыбызда бәян иткән идек.

Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте башлыгы Эльмар Галимҗанов һәм тирә-як мохитне саклау Бөре территориаль комитетының Балтач бүлекчәсе рәисе Рифат Сафинның берлектәге рейды нәтииҗәсендә, юл буена көнкүреш калдыклары ташлаучы ачыкланган. Тәртип бозучыдан бу урынны калдыклардан чисатртуны да мәҗбүр иткәннәр. Тик хатаны төзәтү җаваплылыктан коткармый.

—Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 8,2 статьясына ярашлы, тирә-як мохитне көнкүреш калдыклары белән пычратуда гаепләнгән кеше штрафка тарттырылачак,—дип хәбәр итте „Балтач таңнраы” гәзите хәбәрчесенә тирә-як мохитне саклау Бөре территориаль комитетының Балтач бүлекчәсе рәисе Рифат Сафин.

Ачыклануынча, калдыклар хуҗасы Иске Балтач авылы гражданы. Ул Иске Илекәй авылында яшәүче танышыннан үзенең йортында тупланган көнкүреш калдыкларын полигонга илтеп ташлавын үтенеп сораган булган. Тегесе исә калдыкларны җигүле атка төяп алып китеп полигонга бармаган, йөкне юл буенда бушатып калдырган.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.