Экология елын болай башлау килешми!

16 Январь, 2017 - 11:19

Экология елы дип игълан ителгән 2017нче елның әле нибары берничә көне үтте. Ә кайберәүләр инде тирә-як мохиткә карата үзләренең мәдәниятсезлеген күрсәтергә дә өлгерде. Яңа елның беренче көннәрендә үк юл буенда барлыкка килгән чүплеккә карата тагын нәрсә дип әйтәсең.

Бу мизгел бүген Иске Балтачтан Иске Илекәй авылына барган юлның икенче километрында туктатылды. Кемдер юлның сул ягына көнкүреш калдыкларын илтеп бушаткан. Күренеп тора, берничә көн элек булган бу хәл. Калдыклар өстен инде беркадәр кар да капларга өлгергән.

Нәкъ шул юл буена район үзәге урамнарыннан, предприятие ихаталарыннан төяп кар чыгару да практикалана. Юл читенә кар илтеп бушатырга ярагач, миңа анда көнкүреш калдыкларын илтеп ташларга да ярый, дип уйлагандыр, күрәсең, бу кеше. Кояш ныграк карый башлау белән кар эри. Ә көнкүреш калдыклары кар кебек эреп юкка чыкмый бит. Ямьсез күренеш. Анда инде берәдәк этләр һәм кыргый җәнлекләр дә казынырга өлгергән.

Мәдәниятле кеше кылган эш түгел бу. Һәрхәлдә, мәдәниятле кеше калдыкларны автомашина әрҗәсенә төягәч, полигонга илтеп бушатуны артык мәшәкать итеп санамый. Эчкечелекне дә алга алган кеше түгелме икән бу? Чөнки юл буена ул ташлаган калдыклар арасында бихисап аракыдан бушаган шешәләр, фанфуриклар флаконннары да бар.

Юл буена көнкүреш калдыклары илтеп ташлаучыны ачыклау белән Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте һәм тирә-як мохитне саклау Бөре территориаль комитетының урындагы бүлекчәсе шөгыльләнә. Тәртип бозучы ачыкланган очракта, аны административ җаваплылык көтә.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.