Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында район спарткиадасы тәмам

13 Январь, 2017 - 12:06

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында район спарткиадасы бүген чаңгы ярышлары белән тәмамланды.

Бәйге Көньяк микрорайоны төбәгендәге чаңгы трассасында үтте. Ярышларда катнашу өчен районның барлык мәгариф учреждениеләреннән йөздән артык педагогия хезмәткәре килгән иде.

Чаңгыда узышуны хатын-кыз спортчылар башлап җибәрде. Алар бер километр арада үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Ә ир-егетләр озынрак дистанциядә, ягъни ике километр арада җитезлеккә сынау тотты.

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында спартакиада 9 гыйнвар көнендә старт алган иде. Моңа кадәр район мәктәпләре командалары волейбол, теннис буенча ярышларда көч сынашты.

Римад ТӨРКИ.

Спартакиада йомгаклары белән „Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныштырырбыз.