Һич кенә дә, дускай, өметсезлек күңелләрдә безнең тумасын!

12 Январь, 2017 - 14:09

Бүген, 12 гыйнвар көнне, Көндәшле тарафларыннан безнең белән аралашуны сагынып килүче Мөкатдис Сәмиев — редакциябезнең кадерле кунагы. Буш кул белән килми ул бирегә. Күчтәнәч итеп шигырьләрен — күңел гөлләрен алып килә.

КҮПЕР

Күпме күпердән без чыктык икән.
Күпмесеннән чыгарбыз тагын?
Күреп һәр күперне теләсәк без,
Чыгарбызмы шуларның барын?

Әллә күпер чыгу авырмени?
Нигә сорау бирәм, уйлагыз.
Сезнең белем „сай” дип уйламыйм мин,
Хәтерләтә барын буйлагыз.

Салават күперен һәркем күрә
Кылса, кылмаса да сәяхәт.
Төптән аңлый аның күренешен,
Түгел ул катлаулы сәясәт.

Ямь-гүзәллек бирә бар дөньяга,
Туплап тормый бары үзенә.
Берсе дә ваемсыз була алмый,
Ул чагылгач аның күзенә.

Чыгу кирәк түгел бу күпердән,
Насыйп булсын аны күрергә.
Насыйп итсен тормыш һәм бәхетне
Аның яме кебек үрергә.

Телгә алам тагын бер күперне,
Насыйп түгел аны күрергә.
Насыйп түгел фани дөньябызда,
Күрер өчен кирәк үләргә.

Үләргә дип әйтү дөрес булмас,
Ахирәткә күчкәч — дөресе.
Һәрбер сүзне уйлап әйтү кирәк:
Булыр хата гөнаһ „бөресе”.

Сират күпереннән үтәчәкбез.
Атларбызмы чыгып җиткәнче:
Җавап моңа — гамәл дәфтәрендә.
Гөнаһ кылма монда килгәнче.

Шуңа күрә, Сират күпереннән
Теләсәк без чыгып җитүне,
Матур яшик фани дөньябызда,
Истә тотып монда килүне.

„Күпер күрү һәм аңардан чыгу”, —
Дип фикерем туплый башланды.
Сорау-җавап дөрес кебек бирдем,
Ә фигыльләр тукмый башкайны.
Һәркем хак дип тояр яшәешен,
Ризалатырмы соң башканы?

ШИҢМИЛӘР ҺӘМ КОРЫМЫЙЛАР,
ЯВЫЗ „ҖИЛГӘ” БОРЫЛМЫЙЛАР

Күпме төрле Гөл-чәчәкләр?!
Ә күпмесе минеке!
Һич тумасын миңа нәфрәт,
Алар да бит синеке.

Табигать гөлен мин әйтмим,
Язам кеше турында.
Күңелләре киң, сыярсың
Булып хәтта түрендә.

Йомшак табигатьле алар,
Күңелеңә керерләр.
Кереп берни уйламаслар,
Гөл-чәчәген бирерләр.

Мөлдерәмә тутырырлар,
Күңелең булыр Гөлстан.
Балкып янып ямь чәчелер
Нур булып төрле төстән.

Сүрән булса синең күңел,
Ямьне өстәр Гөлсинә.
Ничек ямьне төшермәскә,
Киңәш бирер гел сиңа.

Язгы чорга гүзәллекне
Тиңләп һәрвакыт Гөлназ,
Яшәртер синең күңелне,
„Булып торсын, — дип, — гел яз”.

Бар төс янса да күңелдә,
Риза булмас Гөлнара:
„Чик түгел бу, хәзер ярыр
Күңелеңдә гөл яңа.

Ә бу гөл бүтәндә юк ул,
Синең йөзгә хас булыр.
Бик күп төрле гөл булса да,
Ансыз сиңа аз булыр”.

Үзеңчә гүзәл булгач йөз:
„Йөзең ачык, син гел шат.
Шулай булгач, тормышыңда
Бәхет күрәм”, — ди Гөлшат.

Гөлшат та бирә киңәшен:
„Кәефең кырылмасын.
Ул булмаса, сизәрсең син
Тормышың корылмасын”.

Бар Гөлне хәзер сөйләсәм,
Дустым, син кузгалмассың.
Аларны син очратмагач,
Тормышны куалмассың,
Үзеңне „узалмассың”.

ЮЛ КУЙСАК БЕЗ МӘХӘББӘТКӘ,
ЯШӘРБЕЗ ТИК МӘНФӘГАТТӘ

Гашыйк булып саташалар,
Ничек кенә шашмыйлар?!
Күңелләрдәге хисләре
Ничек икән ташмыйлар?

Ташмаса да, каламы соң
Сизмичә тирә-яклар?!
Кемгә икәнен белерләр,
Хисләрен тоймас ятлар.

Дөнья күреп гашыйкларны,
„Кул куяр” мәрхәмәткә:
Гашыйклар каршы атласын
Нык көчле мәхәббәткә.

Мәхәббәт — изге тойгы-хис,
Гаиләнең бар тәме.
Шуны тойган гаиләләр —
Җәмгыятьнең зур яме.

Җәмгыятьнең иң зур яме,
Йолдыз булып яналар.
Киләчәк өчен яшиләр —
„Янсыннар”, — дип яңалар.
Алар күпме яманлыкны
Яме белән ябалар!

КҮҢЕЛЕБЕЗ ЯШӘТӘ,
ЯШЬ БАРСА ДА — ЯШЬНӘТӘ

Туган көнен Кеше көтеп алып,
„Җиде күктә” булып үткәрә.
Күңелкәе шатлык-куанычтан
Туган хисне тулып күтәрә.

Әгәр бүтән аңлы җан иясе
Булса шушы Кеше янында,
„Нигә, — дияр, — шулай шатланасың,
Нәрсә тоясың син җаныңда?

Киресенчә хәзер түгел мени?
Тагын да бер яшькә картайдың.
Гомеркәең синең кыскарды бит,
Ахирәткә таба атладың”.

Төптән уйлаганда, шушы фикер
Дөрес кебек, нәрсә диясең?!
Туган көнең матур үткәннән соң
Белмисең бит нәрсә тиясен!

Эх, дускаем, нинди бәхетле без,
„Коры” җан иясе түгелбез!
Ничек яшәр идек бу дөньяда
Булган булсак хәзер күңелсез?!

Күңелебез безне яшәтә бит,
Нинди генә хисне уятмый!
Шатлык-куанычны, иң мөһиме —
Өметне бит тапка буятмый.

Әйе, шулай: иң мөһиме — Өмет.
Өмет безне гел дә яшәтә.
Картайсак та, күңел өмет итеп
Фани дөньябызда яшьнәтә.

Һич кенә дә, дускай, өметсезлек
Күңелләрдә безнең тумасын.
(„Өметсез бит, әйттем, шайтан гына”)
Өметләрне безнең бумасын.

Һәрвакытта, дускай, һәркемдә дә
Тусын, янсын матур өмете.
Ә без инде калыйк һәрвакытта
Тугры булып аның өммәте*.
Мөкатдис СӘМИЕВ.

Өммәт — артыннан баручы, аның уй-фикерен үтәп эшләүче.

Комментарии

Шундый тирән мәгънәле шигырьләрең өчен зур рәхмәт сиңа, Мөкатдис абый! Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлек һәм зур иҗади уңышлар телим!