Иң күркәм кар шәһәрчеген булдырган оешма шушы көннәрдә билгеле булачак

26 Декабрь, 2016 - 16:30

Район Хакимияте боерыгына ярашлы, Яңа 2017 елны каршылауга әзерләнү һәм аны бәйрәм итү максатыннан оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында биналарны һәм территоряләрне Яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителүе турында хәбәр иткән идек инде.

Бәйге йомгаклары буенча район үзәге оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында өч призлы урын билгеләнәчәк.

Бүләкләү фонды да каралган.

Җиңүчеләрне һәм призлы урыннарны махсус комиссия билгеләячәк.

Бүген комиссия әгъзалары эш йомгаклары белән танышырга авыл җирлекләренә юлланды.

Комментарии

Похож на рукоблуда.