ПОЧТА ЭЛЕМТӘСЕ ХЕЗМӘТЕНДӘ... 36 ЕЛ!

28 Октябрь, 2016 - 09:17

Дүрт дистә елга якын Тушкыр почта элемтәсе бүлекчәсенә Зинфира Гатина җитәкчелек итә. 1980нче елда шушы бүлекчәгә билгелиләр аны. Шуннан башлап, 36 ел дәвамында бер урында тырышлык сала ул. Тушкыр, Асавка, Мәнәгәз авыллары халкына хезмәт күрсәтәләр. Подписка, товар сату планнарын даими үтәп киләләр. Башка төр хезмәтләр буенча планнарны тулысынча үти алмасалар да, 80–90 процент үтәлеш тәэмин итәләр.
—Хат ташучыларым тырыш, уңган кызлар, — ди җитәкче. — Тушкыр, Мәнәгәз авылларында Лариса Шакирова, Асавкада Сәрия Мусакаеваны халык һәрвакыт көтеп ала. Беренчесенең хезмәт стажы — 15, икенчесенеке 10 ел белән исәпләнә. Кеше белән сөйләшә беләләр, өйдән-өйгә кереп (бүлекчәгә караган авылларда өйләр саны 383кә тиң) яңалыкларны аңлаталар. Кулланылган электр энергиясе, газ, телефон хезмәте өчен түләүләр дә кабул итәләр...
Зинфира Гатина да 1991 елда „Уникенче бишъеллык ударнигы” билгесе белән бүләкләнгән. Хезмәт стажының 25, 30, 35 еллыкларында күкрәгенә өч тапкыр „Башкортстан Республикасының почта элемтәсе ветераны” билгесе тагылган.
(Бу уңган турында тулырак мәгълүмат белән “Балтач таңнары” гәзитенең алдагы санында таныша аласыз).

Комментарии

Я очень рада за тебя!