УСМАНДА МӘҢГЕЛЕК ЙОРТ ТӘРТИПКӘ КИТЕРЕЛДЕ

13 Октябрь, 2016 - 16:12

Үлгәннәрнең— каберен, исәннәрнең кадерен бел, дигән әйтем бар халыкта. Усман авылы халкы зиратны тәртипкә китерү өчен күп көч салган.
Урындагы халык, җитәкчелек тырышлыгы белән зират тулысынча тимер баганалар белән утыртылыр профнастил белән уратылып алынды. Болардан тыш зират эчендә үскән агачлар кисеп алынды, иске рәшәткәләр,баганалар да сүтеп алынып зират территориясеннән чыгарылды. Авылның бер төркем хатын-кызлары тимер баганаларны, профильләрне буяганнар. Авыл старостасы Рәзиф Ханов әйтүенчә, әлеге саваплы эшкә урындагы фермер Илгиз Әминев та актив кушылган.Үзенең шәхси тракторында киселгән агачларны тарттырып чыгарган. Шакиров Мөбәрәк тә үз тракторы белән иске коймаларны ташырга ярдәмләшкән.

Рифина НИГАМӘЕВА.

Комментарии

Зур рэхмэт бу эшлэрне оештыручы РЭЗИФ ХАНОВка хэм изге эшлэрдэ катнашкан барча авыл халкына.Булдырасыз егетлэр-кызлар, МОЛОДЦЫ !!!МАСНАВИ ХАМАТШИН