85 яшьлек Миңнур Шайбәкова „Ауаз” республика фестивалендә катнашачак

30 Сентябрь, 2016 - 16:57

5-6 октябрь көннәрендә Илеш районында Башкортстан халыклары ассамблеясе, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Илеш районы хакимияте оештыруында «Ауаз» башкорт этник мәдәнияты һәм заманча сәнгать республика фестивале үтәчәк.

Фестивалдә үзешчән коллективлар, гаилә династияләре, бизәү-кулланма сәнгате осталары катнаша. Бию, вокаль, инструменталь, фольклор төркемнәре өчен аерым конкурслар каралган.
“Ауаз” фестивалендә Балтач районы данын Нөркә авылында яшәүче кул эшләре остасы, 85 яшьлек Миңнур Шайбәкова яклаячак.
—Миңнур апа чиккән, тукып ясаган әйберләр күргәзмәсе Сарытау, Пермь, Свердловск өлкәләрендә Бөтенрусия күләмендә үтккән чараларда бик күпләрне таң калдырды. “Ауаз”да да Миңнур апаның осталыгына сокланучылар күп булыр,—ди район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

Комментарии

Афарин, Миннур апа!