ТҮБӘН ЯНАКТАЙ АВЫЛЫНДА “ЯНДАР ЧИШМӘСЕ” ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛДЕ

20 Сентябрь, 2016 - 14:31

Узган елда башлангыч бирелгән “Реаль эшләр” проекты районда агымдагы елда да дәвам иттерелде. Һәр авылга, һәр урамга, һәр кешегә кагылган проект авыл кешеләренең теләгеннән чыгып тормышка ашырыла. Ә урыннарда ул проблемалар җыеннар барышында карала.
Югары Янактай авыл биләмәсе биш авылны берләштерә. Узган елда Яңа Ямурза авылында проект чикләрендә көзге мәйданы 100 квадрат метрдан зуррак күл казыганнар иде. Ул янгын сүндерү расчётына су алу мөмкинлеге дә булдырды. Кышын балалар һәм үсмерләргә хоккей уйнарга менә дигән шугалак буларак та хезмәт итте. Быел да проекттан читтә калмады янактайлылар. Иштирәк авылында Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне яңартып эшләделәр. Инде объектта соңгы эшләр бара. Югары Янактайда урамдагы гомум кулланыштагы ике колонка тиздән яңага алыштырылачак. Ә Түбән Янактайда “Яндар чишмәс”ен төзекләндерү халыкның күптәнге теләге иде. Узган елларда халык үз көче белән материал алып аның түбәсен профнастилдан ябып куйган иде. Җәйге айларда проект чикләрендә чишмәгә кулча төшерелде, тирәсе профнастилдан рәшәткәләнде. Күмәк халык катнашлыгында башкарылган эшләрдә шушы авылдан Апсадиковлар, Ибакаевлар, Кильмаевлар, Ямурзиннар, Яндубаевлар гаиләләре, шулай ук Родион Илимбаев, Славик Биксандаев зур ярдәм күрсәтте.
—Авылларыбызда шундый проектның тормышка ашырылуына шатбыз. Хәл итәсе мәсьәләләр бар. Безнең планлаштырылган эшләр елдан-ел яңа пунктлар белән тулылана бара. Халык алдагы елларда йортларына су кертүне, юл эшләүне, авыл эчләрендәге юлларның сыйфатын яхшыртуны, зират рәшәткәләрен яңартуны, балалар өчен заманча каток булдыруны сорый. Проект дәвам итәр һәм һәр мәсьәлә үз вакыты белән чишелешен табар дип ышанабыз, — ди Югары Янактай авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Мусин.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.