Авыл урам юлларын язын-көзен хурлыйбыз...

19 Сентябрь, 2016 - 15:49

Юл газабы кичергән урыннар бездә генә түгел икән. Казан шәһәрендә мондый хәл булуына ышанмассың да.
Шәһәрнең бер урамында яшәүче халык сайлауга барыр өчен ат ялларга мәҗбүр булган дип яза matbugat.ru.

Ә менә безнең районның Көнтүгеш авылы Ленин урамыннан үтү җигүле атка да авыр булыр, мөгаен. Җәй айларында ремонт үткәргәннән соң урам юлында тирән эзләр барлыкка килде. Югарырак үтүчәнлек классындагы “Нива” автомашинасы да юлның бу участогыннан җиңел генә үтә алмый. Янтимер, Көнтүгеш авылларыннан Иванай урта мәктәбенә йөреп укучыларны хезмәтләндергән ПАЗ автобусы да көн саен мең газаплар кичереп шушы юлдан үтә.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.