Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр...

15 Август, 2016 - 14:24

Аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтү уңаеннан районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” дигән махсус акция үткәрелә.Аңа районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе, элемтә узелы хезмәткәрләре, Тушкыр, Көнтүгеш авыл биләмәләре кушылды. Акция 1 сентябь көненә кадәр дәвам итә. Ведомствоара комиссия күрсәтелгән ярдәмне мохтаҗ гаиләләргә бирәчәк.
Акция барышында куллануда булган кирәк-яраклар да кабул ителә.