Өченче агым тәмамланды

15 Август, 2016 - 12:06

“Алтын башак” ял һәм савыктыру лагеренда өченче агым тәмамланды. Узган атнаның җомга көнендә балалар гаиләләренә кайтарылды.
Өченче агымда мәктәпләрнең һәм район Хакимияте каршындагы комиссиядә исәптә торган 40 үсмер ял итте.
Ял көннәре күңелсез хәлләрсез, бик уңышлы үтте. “Авыр” үсмерләр белән эшләргә алынган персонал үз бурычларын “бишле”гә үтәде.